«Әкиятләр иле»: әдәби уен (0+)

сказочная
IMG_6806
IMG_6815
IMG_6825

15 сентябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе хезмәткәрләре, «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» проекты кысаларында, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Әкиятләр иле» дигән әдәби уен уздырды. Чөнки әкиятләр иле — иң гаҗәеп, тылсымлы һәм могҗизаи ил. Сәяхәт «Күнегүләр сукмагы» бәйгесеннән башланды. Командалар чират буенча әкият героеның һәм әкиятнең исемен атады.  
Уен барышында балалар әкият геройлары кулланган тылсымлы әфсен сүзләре һәм әйберләрне искә төшерде. Әдәби уен барышында укучылар «Әкият героен бел», «Сүзне әйт», «Әкият белгечләре» дип аталган берничә турны үтте. 
Уен азагында яшь китап сөючеләр бергәләп «Кил, әкият» җырын җырлады.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: